Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан Президенты БДИны 100 баллга тапшырган яшьләргә уңышлар теләде

Быел мәктәпне тәмамлаган уку алдынгылары белән очрашу Алабугада узды.


(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Бердәм дәүләт имтиханын 100 һәм 200 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшү «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел республикада 100 балл туплаучылар арткан. «Сез Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортларына керә алырсыз дип ышанасы килә. Бернинди чикләүләр дә юк. Мин һәрвакыт балалар кайда тели, шунда укырга тиеш дип әйтәм. Әмма без сезнең белән элемтәләрне сакларга телибез», — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда перспективалы үсеш һәм карьера баскычы буйлап югары күтәрелү өчен тиешле шартлар тудырыла, яңа эш урыннары барлыкка килә. «Безнең бурыч — сезгә тиешле шартлар тудыру, ә сез тормышка кирәкле булу өчен үз потенциалыгызны файдаланырга тиеш. Әти-әниләрегез сезне үстергән, укытучылар белем биргән, алга таба барысы да үзегездән тора», — диде ул.

Президент искәрткәнчә, республика җитәкчелеге «чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышлары белән горурлана».

«Шундый үрләргә ирешүдә шартлар тудырган өчен әти-әниләрегезгә һәм укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Үзегезне алга таба да күрсәтерсез дип ышанам. Белемнәрне дөрес кулланырга һәм көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк. Бүгенге җәмгыятькә бөтен юнәлешләрдә дә квалификацияле белгечләр таләп ителә», — дип белдерде Президент.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИдагы уңышлары республика мәгариф системасының дәрәҗәсен дә күрсәтә.

Татарстанда 2019 ел белән чагыштырганда 100 балл туплаучылар 40ка арткан һәм 239га җиткән. Рус теле, әдәбият һәм информатика буенча 100 балл җыючылар күбәйгән.

Чыганак: http://: https://tatar-inform.tatar/news/science/14-08-2020/tatarstan-prezidenty-bdiny-100-ballga-tapshyrgan-yashl-rg-u-yshlar-tel-de-5763625

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев