Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан хакимияте башлангыч сыйныф укучыларының туклану бәясен этаплап арттырачак

Татарстан Министрлар Кабинеты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру өчен норматив чыгымнарны, шулай ук 2025 елга кадәр кайнар ризык бәясен раслады.

Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Аның буенча туклану бәясе ел саен артачак, шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары өчен бушлай булып калачак.

Шулай итеп, 2023 елда башлангыч мәктәпнең бер укучысына кайнар ризыкның уртача бәясе 58,94 сум, 2024 елда – 61,30 сум, ә 2025 елда 63,75 сумга кадәр артачак. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларына бушлай кайнар ризык ашатуга норматив чыгымнар 2023 елда 58,94 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда – 61,30 сум, 2025 елда – 63,75 сум, диелә документта. Ул 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Искәртик, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәп укучыларына – 1-4 сыйныфларга бушлай кайнар ризык ашату турындагы законга имза куйды. Аның буенча башлангыч сыйныф укучылары көнгә ким дигәндә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш, ә менюда кайнар ризык та, кайнар эчемлек тә булырга тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә республика укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү 5,8 млрд сумга төшәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев