Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тату гаилә – бәхетле гаилә

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә. Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була.

Алисә Хисмәтуллина, Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене кече итү сыйфатларын үстерү максатыннан Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбендә 3нче март кичендә “Тату гаилә – бәхетле гаилә” дип исемләнгән бик матур гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмгә 5, 6, 7 сыйныф укучыларының әти-әниләре килгән иде.
Кызлар белән малайлар һәм аларның әти-әниләре ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар: төрле күңелле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Һәр команда да үзенең уңган-булганлыгын, иҗади сәләтен күрсәтте. Укучылар үз гаиләләренең шәҗәрәләрен, гаилә портретларын ясап алып килгәннәр иде, әлеге эшләрдән торган күргәзмә бәйрәм киченә тагын да бер ямь, җылылык биреп торды. Сыйныф җитәкчеләре Әхмәтҗанова Роза, Әхмәдуллина Рафилә һәм Галимҗанова Ләйсән бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр.
Җыр-бию, тапкыр сүзләр, мәгънәле шигырьләр – барысы да үз урынында булып, үзара бик матур үрелеп барды. Бәйрәм кичен алып барган Роза Әхмәтҗанованың мәгънәле сүзләрен, төпле киңәшләрен, матур теләкләрен залда утырган һәр кеше үз күңеленә сеңдереп баргандыр. Кичә ахырында жюри бәйгегә нәтиҗә ясап үтте. Ике команда да зур теләк һәм үҗәтлек белән катнашты һәм әлеге бик күркәм бәйгедә дуслык җиңеп чыкты. Укучыларның, әти-әниләрнең күңелендә бу җылы кичә матур хатирә булып әле озак еллар сакланыр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев