Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм балалар бакчасында мәктәп белән дәвамчанлык

Балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык ул - белем бирү бакчасының берсеннән икенчесенә шома күчүне, укыту һәм тәрбия ысулларын һәм формаларын саклауны күздә тота.

Тәрбияче үзеннән мәктәпнең нинди белемнәр көткәнен белмәсә, башлангыч сыйныф укытучылары балалар бакчасының эш алымнары белән таныш булмаса, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның адаптация чорын - мәктәпкә жайлашуны тәэмин итә алмаячаклар. Әгәр дә мәктәпкә керүче балалар мәктәп белән таныш булмаса һәм аларны мәктәп бусагасы артында нәрсә көтә икәнен белмәсәләр, алардан укырга теләк тәрбияләү бик кыен булачак.

Белем бирү процессы өзлексезлеген тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасы һәм мәктәп арасында төрле формаларда максатчан эш алып барыла. Бүген Күәм балалар бакчасында "Театр һәм балалар" атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Украин халык" әкиятен сәхнәләштереп Күәм урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев