Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әтнә кызлары Анапага барачак

Мәгариф министры

карары нигезендә Татарстаннан ун бала 21 февраль-9 март көннәрендә Краснодар өлкәсе Анапа районының Сукко бистәсендә урнашкан “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә узучы “Кышкы балалар киноакадемиясе” эшендә катнашачак. Алар арасында мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фото-видео түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз – Мәдинә Хәкимова һәм Зөһрә Низамиева да бар. Татарстан делегациясен түгәрәк җитәкчесе Энҗе Бәйрәмова озата барачак. Шуны да әйтәсе килә, әлеге түгәрәк укучылары милли проект кысаларында фото күргәзмә дә оештырдылар. Әлеге күргәзмә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында эшли башлады.

Фото газета архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев