Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әтнә районына биш мәктәп автобусы бирелде

Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булды. Автобус ачкычлары район башлыгы Габделәхәт Хәкимовка тапшырылды. Республикада мәктәпләрнең автопаркы 200 яңа автобус белән тулыланып, меңнән артты.

Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Барлыгы — 200 автобус. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Автобуслар район һәм авыл балаларын йөртү өчен файдаланылачак. Моңарчы Татарстанның мәктәпләр автопаркында 860 автобус булган.

«Шәһәрдә дә, авылларда да балаларны конкурентлыкка сәләтле итеп үстерү мөһим. Без моны районнарда база мәктәпләре булдырып, балаларны шунда йөртеп оештыра алабыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм транспортның төзек булуы мөһим мәсьәлә дип белдерде Татарстан Президенты.

«Автобуслар Алабуга шәһәрендә җитештерелгән. Бик яхшы автобуслар. Балаларның куркынычсызлыгы контрольдә дип районга кайткач әйтә аласыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычларын кабул итеп алган район башлыкларына.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-08-2020/r-st-m-mi-nehanov-rayon-bashlyklaryna-m-kt-p-avtobuslary-achkychlaryn-tapshyrdy-5763593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев