Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тумыштан килгән халәт

Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма шулар арасында син сайлаган түгел, киресенчә, үзе сине сайлаганы бар.

Шуларның берсе – тәрбияче һөнәре. Монда очрак­лы кешеләр булырга тиеш түгел, ялгыш эләккәннәр биредә озак яши алмый. Тәрбияче булу – тумыштан килгән халәт, олы вазыйфа итеп биргән сәләт ул. Сүзем, бик зурлап уздырыла торган "Ел тәрбиячесе" республика конкурсының район этабына үткән финалистлар хакында.

Бәйгенең район этабына йомгак ясалды. Елдан-ел әлеге конкурсның сыйфаты, дәрәҗәсе үсә баруын да искәртте жюри әгъзалары. Тәрбиячеләрнең һөнәри осталык­ларын, сәләтләрен сыный, шәхес буларак үсү өчен бик көчле импульс бирә торган иң профессиональ бәйге. Хәзерге замана баласын нәрсә белән булса да шаккатырып буламы?! Ай-һай, кыен шул.

Тәрбиячеләр үзләренең осталыклары, уйлап-табучанлык­лары, зирәк-шаян, сабырлыклары белән балаларны гына түгел, жюри әгъзаләрен дә шаккатырдылар. Афәрин, коллегаларым. Шуның кадәр матур, профессиональ, ижади якын килеп, оешкан төстә узды шөгыльләрегез. Финалга килеп җиткән район бакчаларында эшләүче 6 тәрбияче берсеннән-берсе яңа, күңелле ысуллар, заманча технологияләр кулланып, нәтиҗәле шөгыльләр күрсәтеп, соңыннан методик презентацияләрен якладылар.

Зиля Шәфигуллина, Олы Әтнә балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Фото: https://vk.com/id251580915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев