Әтнә таңы

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын үзгәртәләр

Россия Мәгариф министрлыгы Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли, алар мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләү структурасын үзгәртәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Ольга Васильева хәбәр итте, дип яза "Российская газета"сы.

Аның сүзләренә караганда, хезмәткә түләү фондының 70 проценты окладларга гарантияле рәвештә китсен, ә калган 30 проценты төрле өстәмәләргә бүленеп бирелсен өчен эш алып барыла. Хәзерге вакытта, министр билгеләп үткәнчә, бу пропорцияне һәрвакытта да үтәмиләр. Субъектлар оклад һәм премияләрне ничек исәпләүне үзләре хәл итә. Бик еш кына реаль саннар өстенлекле әһәмиятне 70 кә 30 итеп чагылдырыла.

Моннан тыш, министр сүзләренә караганда, якын арада Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертеләчәк, алар хезмәткә түләү структурасын формалаштыруның бердәм моделен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. База гарантияләре федераль дәрәҗәдә гамәлдә булачак, дип аныклана.
Васильева яңа мәктәп стандартлары укытучылар йөкләнешен өчтән бер өлешкә киметергә тиеш дип күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, педагоглар дүрт документ кына алып барырга тиеш: фән буенча эш программасы, календарь-тематик план, электрон журнал, электрон көндәлек.

Реклама

Укытучыларга хезмәт хакын арттыру
Мәгариф министрлыгы элек укытучыларның хезмәт хакларын арттыру сценарийлары буенча тәкъдимнәрне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. Бу узган декабрь аенда Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты сайтында бастырылган Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Виктор Басюк хатыннан күренгән.

Моннан тыш, мәгариф һәм фән Министрлыгы Гомумроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә укытучыларның хезмәт хакы мониторингы үткәрде. Ул хезмәт хакы кеше сәгате нигезендә исәпләнә торган Мәскәү, Калуга һәм Иваново өлкәләреннән кала, барлык төбәкләрдә дә укытучылар өчен бер ставкага эшләгәндә минималь окладлар — атнага 18 дәрес билгеләнгән.
Мониторинг нигезендә, төрле төбәкләрдә педагогларның окладлары нык аерыла — Мордовиядә 3,6 мең сумнан алып Приморьеда 22,3 мең сумга кадәр.

Чыганак РИА Новости сайты - :https://ria.ru/ 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: