Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уйланырга вакыт җитмәдеме?

Укучылар катнашында “Эрудит” клубының чираттагы бәйгесе Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең Актлар залында узды.

Гадәттәгечә, бәйгедә районның 12 мәктәбеннән укучылар командалары катнашты. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә эшләр педагогы Инзилә Бариева алып барды. Сорауларга җавапларны үзәк белгечләреннән һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән  торган жюри бәяләде.
Әлеге бәйге сораулары шулай ук ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Әтнә районы авыллары тарихына багышланган иде. Районыбыз, авылларыбыз тарихы, кызыклы фактлар, даталар – әнә шуларның барысын да үз эченә алган бу сорауларга җаваплар гына күңелдә каршылыклы фикерләр тудырды.
“1920 елга кадәр Әтнә районы кайсы өязләргә кергән?”, “Әтнә муниципаль районы гербы кайчан рәсмиләштерелгән?”, “Кайсы авылларда Картлар йорты эшләп килгән?” – дөрестән дә, болар укучылар өчен генә түгел, хәтта безгә, урта буын кешеләренә дә кызыклы. Шушы яшемә җитеп, мәсәлән, минем “Йомышлы татарлар” гыйбарәсенең нәрсәне аң­латканын  ишеткәнем булмаган икән. Рус гас­кәрендә дәүләт хезмәтен үтәгән татар егетләрен элек әнә шулай дип атап йөрткәннәр. Туган авылым – Олы Мәңгәр тарихының беренче тапкыр моннан ике йөз ел элек язылганын да, аны беренче тарихчылардан булган Сафкол хәзрәт Котый улы язганын да, башка кызыклы фактларны да кызыксынып тыңладым.
Гомумән, бәйге сораулары дөрестән дә, кызык­лы һәм бик күп мәгълүматны үз эченә алган иде. Тик менә укучыларның күп кенә сорауларга җавап бирә алмавы, җитмәсә нәкъ менә үз туган җирлекләре белән бәйле сорауларның җавапсыз калуы күңелдә борчу тудырды. Белгәнемчә, “Эрудит” клубы бәйгеләрендә мәктәпләрнең иң белемле, иң акыллы дип саналган укучылары – еш кына олимпиадаларда урын алган балалар катнаша. Команда белән җавап бирәсе булганда каушап калсалар да, зал ярдәме кирәк булганда хәйран актив булды алар үзләре.
Хәтерлим әле, без мәктәптә укыган чорларда, дәресләр башланганчы ярты сәгать вакыт тәрбия сәгатенә бүленә иде. Әлеге сәгатькә класста  дежур булган укучылар әзерләнеп килә. Моның өчен телевизордан 21.00дә булган “Время” тапшыруын карыйсың, район газетасыннан, рес­публика газеталарын­нан көн үзәгендә торган яңалык-хәбәрләрне барлыйсың. Укучы һәм классташларың алдында әнә шулар турында сөйлисең. Бу дәрәҗәдә  тәрбия сәгатьләре бүгенге көндә берничә мәктәптә генә оештырыла дип беләм. Кызганыч, еш кына республика түгел, район яңалыкларыннан да хәбардар түгел күп­ләр. Яздырып, газета алдыру модадан чыгып бара. Имеш, бар яңалык – интернетта. Әнә шулай итеп үзебез үк балаларыбызга дөрес юнәлеш бирмибез түгелме соң?! Яңалыкка омтылып, иң кирәген күздән ычкындырмыйбызмы? Район газетасы битләрендә никадәр мәгълүмат бирелә, бер күз генә йөртеп карагыз әле. Ярый әле укучылар аның исемен беләләр икән – тулысынча ук булмаса да, әйтеп бирә алдылар, анысына бик куандым. Менә шушы балалар берничә елдан мәктәптән чыгып китеп, төрлесе-төрле якка таралыр. Үз тарихын белмәгән бу балалар нәрсәләргә ирешер, үзләре турында нинди фикер тудырыр – әнә шуңа борчылыр вакыт җитмәде микән?
Шунысы куанычлы,  араларында бик актив катнашкан командалар да бар иде. Миңа, мә­сәлән, Күәм-Бәрәскә укучыларының уены ошады. Бик җанлы барды ул, берсен-берсе уздыра-уздыра җавап­лар бирделәр. Кайбер мәктәпләр “Эрудит” ка ихластан, бар күңелен биреп әзерләнгән, Күәм, Көек мәктәпләре аны башта үзләрендә дә оештырып караганнар. Бу әзерлек эзсез калмаган, “Эрудит”та беренче урынны – Түбән Көек мәктәбе, икенче урынны – Күәм һәм өченче урынны – Бәрәзә мәктәпләре яулады. Афәрин!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев