Этнэ таны

ЯКласс- онлайн  - Олы Әтнә мәктәбе беренче!

​​​​​​​Әлеге онлайн ресурс репетиторны алыштыра ала, һәм моны бөтен көчкә файдалану кирәк.

    Интернетның мөмкинлекләре чиксез икәнлекне аңладык инде. Зыяны да җитәрлек. Тик файдалысыннан файдаланмау гөнаһ булыр. ЯКласс-онлай менә шундый һәр укучы файдаланырга тиешле ресурс.

Иң кызганычы, моны әле күп әти-әниләр аңлап бетерми.  Олы Әтнә мәктәбе укытучыларының фикере дә шундый.

ЯКласс –онлайн  укучылар, әти-әниләр, укытучыларны берләштерә ала торган ресурс, монда 9 фән буенча 6 миллион уникаль бирем бар. Бу сайт  укучыга мөстәкыйль шөгыльләнергә, эшләгәненең нәтиҗәсен күрергә, дөрес булмаса аны төзәтергә, аңлаганчы  өйрәнергә  һәм уңай, дөрес бәяләмә алырга мөмкинлек бирә. Монда билгене дөрес куймадылар дип тә борчыласы юк. Укучы баланың  эшләгәнен укытучы да, әти-әни дә күзәтә, кирәк булса ярдәм итә ала. Мондагы биремнәрне укытучылар өй эше итеп тә бирергә мөмкин.

 

  • Мәктәбебездә ЯКласс онлайн ресурсында апробация рәвешендә эш алып барыла,  бу сайттан быел гына файдалана башладык, кызганыч, быел гына дип әйтергә кирәк. Татарстан  Республикасы мәктәпләре арасында иң артта идек, Бөтенроссия буенча  - 89 урында. Монда Бөтенроссия укучылары катнаша. Без бу сайт бирә торган мөмкинлекләрне өйрәнеп, укучыларга да аңлаттык. Һәм бөтен көчне куеп шушы ресурстагы мәсьәләләрне эшли башладык. Ике атна эчендә Россия буенча - 80 урынга, ә Татарстан буенча катнашучы 228 мәктәп арасында  беренче урынга чыктык. Биремнәр балл белән бәяләнә, онлайн-ресурста 9 предмет буенча катнашып, биремнәргә җавап язып  була .   Беренче ае бушлай,  аннан соң түләүле. Бер елга – 299 сум! ( С.М. Репетиторга түләүләр белән чагыштырып карагыз, телефонга гына айга 300 сум акча салганыгызны да искә төшерегез) Мәктәптән 100 бала катнашса – 250 сум була – бу бер еллык бәя. Бушлай вакытта “Мәсьәлә  дөрес чишелмәгән”, дип күрсәтсә, түләүлесе башлангач, әлеге биремне кабат-кабат эшләтә, укучы дөрес җавап тапканчы  эшләргә өйрәнә, соңыннан чишелешне күрсәтә. Мин үзем моны бик файдалы дип саныйм, - ди мәктәпнең математика укытучысы Гөлсу Әкрәм кызы Гарипова.

Әлеге сайтта 1-11 класс укучылары катнаша ала. ( 6+)

Бүген Олы Әтнә мәктәбендә “ЯКласс-онлайн” җиңүчеләрен  - 6 укучыны бүләкләделәр.

Менә алар:

5б сыйныфы укучысы -  Хәйретдинов Ризван,

7А сыйныфы укучысы – Гатауллин Әмир.

11 сыйныф укучылары – Сабиров Илһам, Мортазина Сөмбел,

10 сыйныф укучысы – Гатауллин Инсаф,

8 б сыйныфы укучысы – Галимуллин Фәнил

Фотода -бәйге җиңүчеләре

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: