Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 декабрь — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Әлеге замана чире тормышыбызга тирәнтен үтеп керде. Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 22 мең 161 очрагы теркәлгән, аның 104 очрагы - 14 яшькәчә балалар арасында. ВИЧ-инфекциялеләрнең 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Быел республикада 1034 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган. Бу чирне йоктыру очраклары Татарстанның барлык районнарында теркәлгән, Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматлар буенча...

Әлеге замана чире тормышыбызга тирәнтен үтеп керде. Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 22 мең 161 очрагы теркәлгән, аның 104 очрагы - 14 яшькәчә балалар арасында. ВИЧ-инфекциялеләрнең 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Быел республикада 1034 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган. Бу чирне йоктыру очраклары Татарстанның барлык районнарында теркәлгән, Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматлар буенча безнең районда да 5 кеше учетта тора.
Соңгы елларда ВИЧ-инфекция таралуның үзенчәлеге эпидемиология процессына эшкә яраклы яшьтәге урта һәм өлкән яшьтәгеләр төркеме килеп кушылудан һәм эшчеләр белән хезмәткәрләр арасында авыручылар саны артудан гыйбарәт.
2014-2017 елларда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләрнең 50 проценты 30-39 яшьлекләр, 40-49 яшьлекләр - 19 процент, эшчеләр һәм хезмәткәрләр 35 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә бу хакта Роспотреб­надзорның Татарстан буенча идарәсе.
Ел саен Татарстан Республикасында 18-19 яшьлек яшүсмерләр арасында, шул исәптән, студентлар арасында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары теркәлә. Яшьләр арасында бу чир наркотик препаратлар куллану һәм тәртипсез җенси тормыш алып бару нәтиҗәсендә тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев