Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 гыйнвардан башлап беренче бала өчен бирелә торган федераль түләүләр тәртибе үзгәрә

Программа шартлары үзгәргәнгә күрә, киләсе елга Татарстанда беренче бала тапкан өчен түләү алучылар саны дүрт тапкырга артачак, диләр.

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап,  беренче баланы тапкан  өчен бирелә торган федераль түләүләрне алу тәртибе үзгәрә.  «Демография» милли проекты кысаларында Татарстанда аларны алучылар саны дүрт тапкыр артачак.

Һәм Татарстанда пособие алучылар саны дүрт тапкыр арта. Моның өчен 4 млрд сум бүлеп бирелә. Бу хакта журналистларга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Быел беренче балага пособие  8 мең 896 сум булды. Җан башына уртача керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә түләү каралган. Хәзерге вакытта исә өч кешелек гаиләгә керем 42 мең 102 сумнан артмый.

2020 елның 1 гыйнварыннан мондый пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче генә түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк. Ә акча түләнергә тиешле гаиләләрнең керемен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының бер ярымыннан икегә кадәр арттырачаклар. 2020 елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк. Җан башына уртача кереме 20 мең 170 сумнан артмаган гаиләләр шушы түләүгә дәгъва итәчәк. Өч кешелек гаиләнең кереме яңа елда 60 мең 510 сум тирәсе була.

«Быел беренче балага түләүләр буенча безнең ихтыяҗ 1 млрд сум булды, без аны үтәдек диярлек. Киләсе елга үсеш дүрт тапкыр көтелә. Беренче бала туган очракта ай саен акчалата түләүне төбәктә 13 меңнән артык ана алды. 2020 елда без бу мөмкинлекне үз гаиләсендә гамәлгә ашыручылар саны артыр дип көтәбез», — диде Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/28-12-2019/tatarstan-2020-elda-berenche-tugan-balalarga-4-mlrd-sum-akcha-totachak-5713781

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев