Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 май яз һәм хезмәт бәйрәме

1 Май - илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә,...

1 Май - илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен - табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмнәр котлы булсын. Илләребез күге аяз, гаиләләребездә тынычлык булсын. Исәнлектә гомер кичерергә насыйп итсен!

май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. 1886 елның 1 маенда АКШ һәм Канаданың күп шәһәрләрендә, кешеләр эш көнен сигез сәгатькә калдыруны сорап митингларга һәм демонстрацияләргә чыкканнар. Чикагода демонстрацияне куган вакытта 4 кеше һәлак була. Шуннан соң, полициягә каршы протестлар башлана. Протестларның берсендә бомба шартлаталар һәм дәвам иткән атышуда сигез полицейский үлә, дүрт кеше төрле җәрәхәтләр ала. Шартлауда дүрт кешене гаеплиләр һәм аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Берничә ел үткәннән соң, хөкем иткән кешеләрнең гаепсез булуы ачыклана. Һәм 1889 елда II Интернационалның Париж конгрессында, хөкем ителгән кешеләрнең истәлегенә, 1 май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев