Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 мең... Тагын бирәләр?

Хәер, бу шатлыклы хәбәрне ишетми калучылар юктыр да инде.

Шуңа күрә дә район пенсия фондыннан алган мәгълүматлар белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.
Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә Президент указы буенча өстәмә 10 мең сум түләячәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, июль аеннан 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган акча түләнә башлаячак. Ул һәр балага 10 мең сумны тәшкил итәчәк. Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә буларак түләнә.
Яңа түләү үзенчәлеге шунда ки, аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк.
“3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата-аналарга һәм опекуннарга 10 мең сум өстәмә түләү автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Әлеге түләүләр артыннан мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәрге балаларга түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сум акча алачак. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчергән очракта, 10 мең сум өстәмә түләү гаиләгә нинди дә булса гаризасыз бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев