Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 меңнән артык татарстанлы җирле үзидарә органнары эше турында сораштыру узды

Республика буенча уртача су белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгатьләнү күрсәткече -72,4%, су бүлү сыйфаты белән 76,9% тәшкил итте.

2019 елда җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турындагы сораштыруда Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 10,6 мең кеше катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте.

Транспорт хезмәте күрсәтүдән Апас (90,9%), Буа (78,8%) һәм Чирмешән районнары (76,5%) аеруча канәгать. Автомобиль юлларының торышы белән Саба (93,2%), Кайбыч (91,8%) һәм Чүпрәле (86%) районнарында яшәүчеләр танышкан.

Татарстан буенча электр энергиясенең сыйфаты белән канәгатьләнү — 89,2%, газ белән тәэмин итү — 94% һәм җылылык белән тәэмин итү-78,3% тәшкил итте.

Мөслим районында электр энергиясе сыйфаты буенча югары күрсәткечләр (100%), газ белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Чүпрәле районында (99,1%), җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча Аксубай районында (100%).

Республика буенча уртача су белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгатьләнү күрсәткече-72,4%, су бүлү сыйфаты белән 76,9% тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләр Саба районында барысыннан да югарырак: су белән тәэмин итү сыйфаты буенча-92,3%, су бүлү сыйфаты буенча-94,4%.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/04-02-2020/bolee-10-tysyach-tatarstantsev-proshli-opros-o-rabote-organov-mestnogo-samoupravleniya-5720621 файдаланылды

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев