Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 миллиард сумлык зыян күрербезме - "Әтнә таңы"

Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Агымдагы елда корылык аркасында 20 миллиард сумлык зыян күрәбез", - диде Министрлар Кабинетында барган брифингта. Уңышны тиешле күләмдә җыеп ала алмау аркасында гына республикабыз агросәнәгате якынча 10 миллиард сум югалтачак, дип саный министр. Тагын бер кат кабатлап үтәбез, Татарстанның төньяк...

Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Агымдагы елда корылык аркасында 20 миллиард сумлык зыян күрәбез", - диде Министрлар Кабинетында барган брифингта.
Уңышны тиешле күләмдә җыеп ала алмау аркасында гына республикабыз агросәнәгате якынча 10 миллиард сум югалтачак, дип саный министр. Тагын бер кат кабатлап үтәбез, Татарстанның төньяк районнарыннан тыш башкаларында корылык булды. Мул уңыш биреп сөендергән районнарда да корылык хөкем сөрү аеруча үкенечле.

Югалтуларны исәпләү әллә ни катлаулы түгел. Әйтик, моңарчы елына якынча 5 миллион тонна уңыш җыеп алган булсак, быел ул чама белән 3,5 тонна тирәсе булыр кебек. Республикадагы сөрүлек җирләрнең яртысы диярлек һава торышының тотрыксызлыгыннан зыян күрүен күзаллаган хәлдә, 9-10 миллиард сумлап зыян күрергә мөмкинбез.

Әле булганын да җыеп алу бик кыен булачак. Синоптиклар август аенда да яңгырлы һава торышы булачак дигән фикердә.

Республикада бүгенге көнгә бөртеклеләр 94,3 мең гектарда суктырылып, 218 мең тонна уңыш җыелды. Уртача - гектарыннан 22,4 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев