Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә полиция бүлеге кабат оештырылды

"Без һәрвакыт уяу булырга тиеш..." Агымдагы елның август аенда махсус боерык нигезендә, Эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге яңача структуралаштырылып, кабаттан оешты.

Әлеге бүлекнең җитәкчесе итеп Ленар Әнәс улы Мингазов билгеләнүе турында без хәбәр иткән идек инде. Бүлектәге яңа үзгәрешләр турында аның белән сөйләшәбез.

- Иң беренче чиратта шуны әйтеп үтәсем килә, бүлек оешканнан алып ике ай эчендә безнең барлык хезмәткәрләребез аттестация үттеләр. Эшче-хезмәткәрләр саны артты. Бүлектә яңа вазыйфалар барлыкка килде. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча өлкән вәкаләтле вәкил әнә шундыйлардан. Шулай ук баш бухгалтер, тыл өлеше, кадрлар бүлегенә дә яңа кешеләр алдык. Төп состав шул килеш калды, китүчеләр булмады. Элек бүлекчәдә 6 участок инспекторы булса, хәзер алар 4 кә генә калды. Билгеле, административ участоклар да шуларга бүленде. Балигъ булмаганнар эше белән хәзер яңа кеше шөгыльләнәчәк. Ул - Ренат Ихсанов, Әтнә районы егете, моңарчы Биектау бүлегендә эшләде.

Бүгенге көндә безнең төп бурыч - тупланып бетү. Һәм билгеле инде халык өчен, халык файдасына хезмәт итү. Быелның ун аенда безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 28 җинаять эше теркәлде. Чагыштыру өчен, узган елның шул чорына бу сан 85 булган. Шулардан аеруча авыр дигәне - өчәү, ике караклык очрагы. Наркотиклар белән бәйле - 1, исерек килеш кылынган 5 җинаять эше турында әйтеп үтми булмый. 18 җинаять эше тикшерелеп судка тапшырылды. Балигъ булмаганнар катнашында бер җинаять тә теркәлмәве куандыра, әлбәттә. Моның буенча киләчәктә дә профилактик чаралар үткәрелер дип уйлыйм. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен дә билгеләп үтми булмый. Ун айга 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 17 кеше зыян күрде.

Безнең хезмәт, җырдагыча, куркыныч та , авыр да. Әтнә районы чагыштырмача тыныч саналса да, уяулыкны югалтырга ярамый. Район халкы да безне аңлар, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев