Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 еллыкка - зур бүләк

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты турында хәзер республикабызда белмәгән кеше юк. Агымдагы елның 8 апрелендә хәрби комиссариат 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әзерлек эшләре инде башланды дип тә әйтеп булмый, аларның яшәү рәвеше гел шундый даталарга әзерләнгәнгә охшаш. Ниләр генә эшләмиләр алар. Гадәттә без хәрби комиссариат яше җиткән егетләрне армиягә хезмәт итәргә...

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты турында хәзер республикабызда белмәгән кеше юк. Агымдагы елның 8 апрелендә хәрби комиссариат 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әзерлек эшләре инде башланды дип тә әйтеп булмый, аларның яшәү рәвеше гел шундый даталарга әзерләнгәнгә охшаш. Ниләр генә эшләмиләр алар. Гадәттә без хәрби комиссариат яше җиткән егетләрне армиягә хезмәт итәргә җибәрә генә дип белә идек.

Бүгенге комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов эшли башлагач, хәрби комиссариатның эше күпкырлы икәнне аңладык. Җибәргән солдатларның сәламәтлекләренең торышы, аларның ничек хезмәт итүе белән генә кызыксынып калмыйча, күп частьне иңләп-буйлап йөреп, әти-әниләрне тынычландыру өчен интернет челтәрен файдаланып, беренче булып телекүперләр үткәрүче, делегация белән егетләр хезмәт иткән частька баруны оештыручы, ялгыз калган солдат әниләрен барлаучы, ветераннар, тыл хезмәткәрләренә ярдәм итүче дә ... бу коллектив. Ул гына да түгел Суслонгерда ятып калганнарның рухларын шатландырып, мәрмәр таш куючы да Алмаз Борһанов. Барысы да тырышлар.

Менә шушы Коллектив 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариатлары арасында 2 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев