Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең 1003нче Каенсар сайлау участогында сайлаучылар бик актив

- Иртәнге 7 тулганчы ук Каенсар авылыннан Сөембикә Мәгъсүмҗанова участок ишек төбенә килеп баскан иде, иң беренче булып ул сайлады. Ә 8.00дә участокка сайлаучылар ташкыны агылды, - ди Каенсар авылы китапханәсендә урнашкан 1003нче участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Мөбарәкшина. Дөрестән дә, кечкенә авылларда сайлаучылар аеруча актив булалалар. Күрше-тиә, туганнар бергә...

- Иртәнге 7 тулганчы ук Каенсар авылыннан Сөембикә Мәгъсүмҗанова участок ишек төбенә килеп баскан иде, иң беренче булып ул сайлады. Ә 8.00дә участокка сайлаучылар ташкыны агылды, - ди Каенсар авылы китапханәсендә урнашкан 1003нче участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Мөбарәкшина.

Дөрестән дә, кечкенә авылларда сайлаучылар аеруча актив булалалар. Күрше-тиә, туганнар бергә җыелып киләләр. Шуңа күрә сайлаучыларның чират җиткәнне көтеп торуына аптырарлык түгел. Бигрәк тә - иртән һәм көннең беренче яртысында. Авыл кешесе кичтән үк нәрсәләр эшләргә кирәклеген планлаштырып ята. Ә бүген ул эшләр арасында иң мөһиме - сайлаулар. Әлбәттә анысын беренче чиратта башкаралар. Участок сайлау комиссиясе рәисе дә горурлык белән:

- Иртәнге 9.30да барлык сайлаучыларның 63 проценты катнашты инде, - ди.

- Сайлаулар әлегә чиста, уңышлы бара, - дип сүзгә участок сайлау комиссиясе әгъзасы Алсу Сәхибуллина да кушылды.

Күмәк хуҗалык та ярдәм кулы сузган. Күрше Казак Үртәме, Әйшияз авылы сайлаучылары да үз гражданлык бурычын үти алсын өчен транспорт белән тәэмин иткән. Дөрес, бирегә шәхси автомобильләрдә килүчеләр дә бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев