Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 августта юллар ябыла

Күптән түгел үткән велосипедчылар йөрешен хәтерлисездер, алар Әтнәнең спорт үзәгеннән китеп, Совет урамы аша барып, әйләнгеч юл аша кабат "Ашыт" спорт үзәгенә кайттылар. Үз көйләренә йөрделәр, чөнки бу ярыш түгел иде. Анысын соңрак уздырабыз, диделәр. Белми калмагыз, 12 августта сәгать 10нан алып 14 сәгатькә кадәр "велопробег" үтәсе - "Ашыт" спорт...

Күптән түгел үткән велосипедчылар йөрешен хәтерлисездер, алар Әтнәнең спорт үзәгеннән китеп, Совет урамы аша барып, әйләнгеч юл аша кабат "Ашыт" спорт үзәгенә кайттылар. Үз көйләренә йөрделәр, чөнки бу ярыш түгел иде. Анысын соңрак уздырабыз, диделәр. Белми калмагыз, 12 августта сәгать 10нан алып 14 сәгатькә кадәр "велопробег" үтәсе - "Ашыт" спорт комплексына килүче, китүче ике яклы юллар ябылачак. "Велосипедта хәрәкәт итүчеләр бу юлы да спорт комплексыннан чыгып китеп, Совет урамы аша узып, әйләнгеч юлга чыгып, туры юл белән киткән урыннарына кайталар. Велосипедчылар үткән юллар һәр җирдә ябылып торачак, ЮХИДИ, "Ашыгыч ярдәм" машиналары озата барачак, игътибарлы булыгыз", - дип хәбәр итә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев