Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 исерекнең берсе Әтнәнеке

Республикада гыйнварның 17 көнендә 145 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Бу чорда 13 кеше һәлак булган, 199 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 12 йөртүче ачыкланган. Ни кызганыч, ул 12 исерекнең берсе Әтнәнеке...

Республикада гыйнварның 17 көнендә 145 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Бу чорда 13 кеше һәлак булган, 199 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 12 йөртүче ачыкланган.

Ни кызганыч, ул 12 исерекнең берсе Әтнәнеке булып чыкты. Район ЮХИДИ бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районда шул 17 көндә 6 вак юл-транспорт вакыйгасы булган. Шөкер, үлүчеләр һәм тән җәрәхәте алучылар юк. Тик ни кызганыч, югарыда әйткәнчә, руль артында бер исерек йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев