Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 көндә 95 юл һәлакәте

2017 елда гыйнварның 12 көнендә республика юлларында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 10 кеше һәлак булган, 139 кеше тән җәрәхәтләре алган. Быел 12 көндә транспорт чыганагы белән исерек хәлдә идарә иткән 18 кеше ачыкланган. Шул ук чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга 29 тапкыр чыгу очрагы теркәлгән. Балаларны махсус...

2017 елда гыйнварның 12 көнендә республика юлларында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 10 кеше һәлак булган, 139 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Быел 12 көндә транспорт чыганагы белән исерек хәлдә идарә иткән 18 кеше ачыкланган. Шул ук чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга 29 тапкыр чыгу очрагы теркәлгән. Балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен - 38, куркынычсызлык каешын такмаган өчен 331 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Әтнәдәге нәтиҗәләрне сайтыбызда 10 гыйнвар көнне дөнья күргән "Әтнәдә яңа ел башыннан 6 һәлакәт теркәлгән" исемле мәкаләдән укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев