Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

120 техникум укучысы...

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары бик актив. Бу - уку йорты коллективының уртак тырышлыгы, студентлар белән эшли белүе нәтиҗәсе. Бу хәбәр дә әнә шуңа дәлил.

18 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында “Спорт экстремизмга каршы” лозунгы астында традицион көзге кросс узды.

Анда барлыгы 120 укучы көч сынашты. Егетләр 2 км араны йөгереп узса, кызлар 1 км дистанцияне уздылар. Кроссны үткәрү максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын экстремизм проблемаларына юнәлдерү. Шул ук вакытта техникумда үткәрелгән кросс “Татарстан кроссы -2019”га сайлап алу этабы да булып тора.

Җиңүчеләр билгеле:

 Егетләр арасында: 1 урында - ветеринария бүлегендә укучы Данилов Максим, 2 урында – Архипов Феликс, булачак электромонтажник, 3 урында – Латфуллин Радик, механикалаштыру бүлеге.

Кызлар арасында: 1 урында – Петухова Ксения, ветеринария бүлегендә укый, 2 урында – Камалиева Дилә (Иктисад бүлеге ), 3 урында – Газимова Илүзә (Икътисад бүлеге).

Җиңүчеләрне котлап истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фәридә Хәсәнова, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев