Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

129 ашыгыч ярдәм машинасы чират тора

Социаль челтәр кулланучылар Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә ашыгыч ярдәм машиналарыннан озын чират барлыкка килү турында яза.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә ашыгыч ярдәм машиналарыннан хасил булган чират турында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Казан төркемнәренең берсендә видеода хәбәр иттеләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге видеога аңлатма бирделәр

Видео авторы раславынча, төнге бердә чиратларның берсендә — 129, ә икенчесендә җитмештән артык машина җыелган. «Моннан ничек чыгарбыз, анысын белмим», — ди ролик авторы.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, көз һәм кыш айларында ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә, быел моңа яңа коронавирус инфекциясе дә өстәлде. Кешеләр үз сәламәтлегенә бик сак карый, бераз гына салкын тию билгеләре күзәтелсә һәм температуралары күтәрелсә дә ашыгыч ярдәм чакырта һәм компьютер томографиясе үткәрүне таләп итә.

«Пневмониягә шик туган очракта ашыгыч ярдәм бригадалары авыруларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерә, әлеге медицина учреждениесе коронавирус инфекциясе диагнозына төгәллек керткәнче пациентлар өчен вакытлы госпиталь буларак эшли. Шул сәбәпле ашыгыч ярдәм машиналарыннан чират хасил булырга мөмкин. Бу вакытта пациентлар табиблар күзәтүендә була», — дип искәрттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстан халкына салкын тию билгеләре күзәтелгән очракта урамга чыкмаска һәм яшәү урыны буенча поликлиникадан табибны өйгә чакыртырга киңәш иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы татарстанлыларның компьютер томографиясе үткәрү үтенече белән медицина учреждениеләренә ешрак мөрәҗәгать итә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Әмма мондый тикшерүне билгеле бер симптомнар күзәтелгәндә генә ясыйлар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-10-2020/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-ashygych-yard-m-mashinalary-chiraty-turynda-a-latma-birde-5777283

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев