Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

14 бүре табигатьне үзгәрткән - "Әтнә таңы"

Табигать үзгәрә, җәмәгать. Сер түгел, бу экология белән бәйле. Ә менә АКШта 14 бүре ярдәмендә гигант зурлыктагы парк яшәешен үзгәрткәннәр. Йеллонгстоун паркы турында ишетеп беләсездер? Биредә 70 ел дәвамында бер генә бүре дә булмаган. Монда боланнар хуҗа булган. Боланнарны атып та карыйлар, тик алар кимемиләр. Шул боланнар җирле флорага искиткеч...

Табигать үзгәрә, җәмәгать. Сер түгел, бу экология белән бәйле. Ә менә АКШта 14 бүре ярдәмендә гигант зурлыктагы парк яшәешен үзгәрткәннәр.

Йеллонгстоун паркы турында ишетеп беләсездер? Биредә 70 ел дәвамында бер генә бүре дә булмаган. Монда боланнар хуҗа булган. Боланнарны атып та карыйлар, тик алар кимемиләр. Шул боланнар җирле флорага искиткеч зур зыян салалар да инде. Шуннан бирегә 14 баш бүре җибәрәләр. 14 бүре боланнарны ашап бетерә алмыйлар әлбәттә, әмма хәзер боланнар болынлыкларга сайлап-сайлап кына килә башлыйлар. Паркның кайбер өлешенә гомумән якын да килмиләр. Нәтиҗәдә, ул тирәгә үсемлекләр, гомумән яшеллек кире кайта. 6 ел эчендә агачлар саны 5 тапкырга арта. Бубрлар, ондатра, үрдәк һәм балыклар күбәя. Бүреләр шакаллар санын киметәләр, нәтиҗәдә куян, тычканнар арта, ә бу үз чиратында лачын, хорек һәм төлкеләр килүгә китерә. Бераздан аюлар килә, чөнки, бүре аулап екканны җиңел генә тартып алалар. Паркта җиләк тә арта.

Әмма иң кызыгы шул - елгаларның агымы үзгәрә. Чөнки боланнар елга буйларыннан киткәч, яр буйларында агачлар күпләп үсә башлый, ныгый.

Менә шундый кызык статистика.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев