15 гыйнвардан Казан – Томск маршруты буенча авиарейслар ачыла
Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 гыйнвардан "Казан" Халыкара аэропортында Казан - Томск - Казан маршруты буенча яңа авиарейслар ачыла. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә.
Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә CRJ-200 очкычларында башкарылачак, диелә хәбәрдә. Рейсларның төгәл вакытын һәм билет бәяләре турында тулырак мәгълүмат белән"ЮВТ АЭРО" сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/01/09/155676/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев