Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15нче февраль - совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылганына 30 ел!

Районыбыз авылларында, район үзәгендә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар бара. Бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында әлеге датаны зурлап узасы чара 14.00 сәгатьтә башлана.

    Күәм авыл китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган очрашу кичәсе узды. Очрашуда кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз әфганчы Төхфәтуллин Булат Рәшит улы катнашты.

Кичә укытучы Равил Садриевның "Әфган, Әфган..." шигыре белән башланып китте. Аннан сон кунагыбызга сүз бирелде. Сугышчы-интернационалист солдат хатирәләре белән уртаклашты, армиягә киткән көннәрен искә төшерде. Ә инде үзенең хәрби дуслары белән төшкән фотоларын кулына алып сөйләгәндә Булат абый күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Укучыларның армиядәге яшәү шартлары, хәрби транспортлар, Әфганстанның кырыс табигате, солдатларның киемнәре һәм башка бик күп сорауларына бик теләп җавап бирде. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану сүзләре ишетелмәде. Аның сөйләгән һәр сүзе гади дә, үтемле дә, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте.

Бала чактан ук физик яктан яхшы тәрбия биргән Күәм урта мәктәбе һәм физкультура укытучы Зарипов Булат Абдул улын да зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алды ул.

Кичә барышында укучылар белән бергәләп экран аша "Әфганстан ─ йөрәк ярасы" исеме астында бу ил, анда барган сугышның тарихын да барладык. Юбилей уңаеннан Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты, ТР “Республика балалар китапханәсе” “Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында “Батырлыкка − 30 ел, хәтергә − 30 ел“ дип аталган республика конкурсы игълан иткән иде. Укучылар тарафыннан конкурсның беренче ─ муниципаль этабына тәкъдим ителгән Дусым авылы егете әфганчы Һадиев Дилүс Котдус улы һәм кичәбез кунагы Төхфәтуллин Булат Рәшит улы турындагы язмалар да тынланды бу очрашу кичәсендә.

Китапханәнең уку залында урнашкан "Әфганстан − хәтер ялкыны" исемле күргәзмәдә урын алган әсәрләр, фотолар, районыбыз газетасы "Әтнә таңы" битләрендә басылып чыккан язмалар да укучылар һәм кунагыбыз игътибарыннан читтә калмады. Риваль Хисматуллин көе, районның әфганчылар советы җитәкчесе Ленар абый Кәбиров сүзләренә язылган "Төшләремдә һаман сугыш бара" җыры да яңгырады кичәдә. Ә 7 нче сыйныф укучылары Гатауллина Зәринә һәм Вафина Зәлия башкаруындагы, язучы, шагыйрь, авылдашыбыз Самат ага Шакирның "Яраннар чәчәк аткан"

җыры яу кырында ятып калган каһарман батыр сугышчылар истәлегенә багышланды.

Әйе, Әфган сугышы − куркыныч сүз... Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләрнең күңел төпкелендәге 30 еллык хәтер китабы ул. Гомеренең таулар арасында узган бу ике елы Булат абый күңелендә мәңгегә уелып калса да, "Безнең буын күргән афәтләр кабатланмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде", -ди ул. "Ә сез үскәч армиягә барырсызмы?"-дип, үзе дә укучы егетләргә сорау бирде. Укучы малайларның "Барабыз!" дигән җавапларын ишеткәч, ветеранның йөзенә канәгать елмаю чыкты. "Әлбәттә, барырга кирәк, ил иминлеген саклау -үзен ир-егет санаган һәркемнең бурычы. Аннары, сугышчан әзерлек чыныктыра, тәртипкә өйрәтә, кыскасы, чын ир- егет ясый",- ди ул.

Алкышлап каршы алган кунакны, укучылар кичә ахырында, рәхмәт әйтеп, кабат алкышларга күмделәр. Башкача мөмкин дә түгел, олы хөрмәткә ия булган әфганчы Булат абыйларын, очрашу кичәсенә килгән Һәр малай, чират торып, егетләрчә кулын кысып озаттылар. Бу минутларда укучыларның күңелләрендәге соклану катыш горурлык хисләре йөзләрендә чагыла иде.

Луиза Вафина,

Күәм авылы.

Автор  фотолары һәм алдагы көннәрдә үткәрелгән чаралардан фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев