Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

17 меңнән колак каккан

Авылларның берсендә яшәүче берәүгә "Сбербанк"исеменнән аның вәкиле дип шалтыраталар.

"Сезнең картага кредит алырга телиләр", - дип кисәтәләр,имеш. Һәм картаны блокировать итәргә тәкъдим итәләр. Бу кешенең әлеге банк картасы булмый һәм ул банк вәкиленә шулай дип әйтә дә.Кайсы банкның картасы үзендә булуын да әйтеп бирә. " Яхшы, хәзер сезгә шул банктан шалтыратырлар", - диләр трубканың теге башында. Шулай була да. Картасы булган банк "вәкиле"нә барысын да әйтеп бирә ул. Телефонга килгән парольләренә кадәр, гәрчә, шул хәбәрдә үк, "беркемгә дә әйтмәгез". - дип язылган булса да. Акчасын саклап кала, имеш. Нәтиҗәдә, картадагы 17 мең сум акчасыннан җилләр исә.” Әйтеп, кисәтеп киләбез – банк хезмәтеннән шалтыратучыларга игътибарлы булыгыз дип, - ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. Гадәти банк хезмәткәрләре сезнең карта номеры, шәхси мәгълүматларыгыз белән беркайчан да кызыксынмый. Пароль, кодларны берәүгә дә хәбәр итәргә ярамый.Шалтыраттылар дип каушау да кирәкми. Шикләнгән очракта, банкның “Кайнар линия”сенә шалтыратып, белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев