Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

170 меңнән артык татарстанлы «Россия чаңгы юллары» һәм "Татарстан чаңгы юлы" нда катнашты»

Казанда «Россия чаңгы юллары – 2020» ярышларының төп старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында уздырылды.

       8 февральдә Казанда һәм Татарстанның  муниципаль берәмлекләрендә «Россия чаңгы юллары — 2020 "XXXVIII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм «Татарстан чаңгы юллары — 2020" республика массакүләм чаңгы ярышлары узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Матбугат хезмәте.

Ярышлар «Спорт — тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды. Татарстанда массакүләм стартка 173 300 кеше чыкты. Казанда «Россия чаңгы юллары — 2020» ярышларының төп старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында уздырылды.

Массакүләм стартлар шулай ук Горки-Әмәт урман паркында, Казансу елгасының Яңа Савин районындагы поймасында һәм Казанның Совет районындагы Каенлыкта оештырылды.

Чаңгы спортын яратучылардан тыш, Казанда профессионаллар-спортчылар, спорт ветераннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре — барлыгы 21,5 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Казанда йөгерешләр кысаларында спортчылар йөз метрлы дистанциядә ярыша алдылар, җиңүчеләр призлар алдылар. Республика районнарында шулай ук «Татарстан чаңгы юллары»массакүләм стартлары узды. 

    «Россия чаңгы юллары» н үткәрү кысаларында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү оештырылган иде. "Россия чаңгы юллары", "Спорт — тормыш нормасы" федераль проекты һәм  "Демография " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга кул куйды.

https://www.tatar-inform.ru/news/sport/10-02-2020/bolee-170-tysyach-tatarstantsev-prinyali-uchastie-v-lyzhne-rossii-i-lyzhne-tatarstana-5721781 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев