175 КЕШЕ ЯҢА ПОЛИСЛЫ
"АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясе тарафыннан райондашларыбызга ел башыннан 331 вакытлы таныклык бирелгән. Бүгенге көнгә 228 кешегә Мәскәүдән "Бердәм полис" инде кайткан. Шуларның 175е "Бердәм полис"ыннан файдалана башлады, 53 кеше яңа полисларын әле иминиятләү оешмасына килеп алмаганнар. "Болардан тыш тагын 103 кешенең мәгълүматларын Мәскәүгә җибәрдек. Калган райондашларыбыз да вакытлары булганда "Бердәм...
"АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясе тарафыннан райондашларыбызга ел башыннан 331 вакытлы таныклык бирелгән. Бүгенге көнгә 228 кешегә Мәскәүдән "Бердәм полис" инде кайткан. Шуларның 175е "Бердәм полис"ыннан файдалана башлады, 53 кеше яңа полисларын әле иминиятләү оешмасына килеп алмаганнар. "Болардан тыш тагын 103 кешенең мәгълүматларын Мәскәүгә җибәрдек. Калган райондашларыбыз да вакытлары булганда "Бердәм полис" алу җаен карасыннар иде, ел ахырына кадәр сузарга кирәкми", - ди иминиятләү оешмасының Әтнә районындагы җитәкчесе Гөлнара Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев