Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 октябрь - көч куллануга каршы билгеләп үтелә торган көн

Берләшкән милләтләр оешмасы тәкъдиме белән 2 октябрь көч куллануга каршы көн буларак 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. 2 октябрь булуы юкка түгел - бу көнне бөек һинд эшлеклесе Мхатма Гандиның туган көне. Мхатма Ганди көч куллануга каршы философик яктан белем генә биреп калмаган, һинд халкының бәйсезлеге өчен көрәштә көч куллануга...

 

Берләшкән милләтләр оешмасы тәкъдиме белән 2 октябрь көч куллануга каршы көн буларак 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

2 октябрь булуы юкка түгел - бу көнне бөек һинд эшлеклесе Мхатма Гандиның туган көне. Мхатма Ганди көч куллануга каршы философик яктан белем генә биреп калмаган, һинд халкының бәйсезлеге өчен көрәштә көч куллануга каршы төп дәлилләрне кулланган. "Мин үләргә әзер булган күп төрле сәбәпләр бар, әмма мин үтерер өчен бер сәбәп тә юк", - дип әйтергә яраткан ул. Ике кан койгыч дөнья күләм сугышны кичергән 20 гасыр өчен, әлбәттә, бу шаккатыргыч фикер булган. Гандиның көрәштәшләре һинд халкының бәйсезлеге өчен көрәштә бары кеше сәләмәтлегенә, тормышына зыян китерми торган алымнарны гына кулланганнар: протест маршларына чыкканнар, юлларны каплаганнар, тыныч юл белән биналарны яулап алганнар. Ничек сәер булмасын - шуның белән отканнар да - көч кулланусыз көрәшкә каршы торуы күпкә авыррак бит. Хәзер бу алымнар сәяси практикада еш кулланыла. Бу бигрәк тә халык тыныч юл белән хакимияткә каршы торган илләрдә күзәтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу алымны әле Мхатма Гандига хәтле, 2 мең ел элек яшәгән Ашока исемле һинд патшасы да кулланган булган. Ул, үзе яшәгән чорда киң таралган дәүләт ара сугышларны тынычлык юлы белән чишү алымын алга сөргән. Моны кешеләр арасында гына түгел, хәтта җәнлекләр һәм үсемлекләр өчен дә кулланган. Хәзер моны экологик тотрыклылыкны булдыру дип атарга мөмкин.

2 октябрь көнне илләр арасында гына түгел, кешеләр арасында көч куллану турында уйланырга да тәкъдим итәр идем. Көч кулланып, үз дигәнеңә ирешү - бүген бик еш күзәтелә торган күренеш. Мәсәлән, җитәкченең үз хезмәткәренә басым ясавы яки бала тәрбияләгәндә кулланыла торган алымнарны искә төшерегез. Көч куллануга каршы көн боларга каршы бүтән, альтернатив юлларны эзләп табу мөмкинлеген искә төшерә. Куркыту белән үз дигәнеңә ирешкәнче, тыныч юл белән күбрәк оту мөмкинлеген барыбыз да беләбез. Кызганычка каршы, кечкенәдән салынган гадәт еш кына аек акыл белән эш итүгә аяк чала. Шуңа да, күбрәк үз өстебездә эшләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев