2014 елда көтелгән үзгәрешләр
1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң? Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә. Бензин,...
1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң?
Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә.
Бензин, тәмәке, спиртлы продукция акцизларының хаклары артты, якын киләчәктә аларның тагын да үсүе көтелә.
Урамда SIM-карталарны сату тукталды, хәзер бу гамәл канунга каршы эшләнә дип бәяләнә, аларны бары тик кибетләрдә, паспортны күрсәткән очракта гына алып булачак.
Россия банклары кешеләргә банк карталары буенча башкарылган барлык гамәлләрне хәбәр итәргә тиеш. Хуҗасыннан башка хисаптан акча алынган икән, банклар ул акчаны иясенә кайтарырга тиеш. Ләкин бер шарт: кеше тәүлек эчендә банкка аннан башка акча алынганын хәбәр итәргә тиеш.
Узган елны купкан шау-шу, каршылыкларга карамастан, Россия Фәннәр академиясендә реформалар башланды.
Югары уку йортларын тәмамлаучыларга каты тышлы дипломнар тапшырулар бетте. Хәзер аларга ялган документлардан сакланыр өчен су билгеләре булган яңа кәгазьләр биреләчәк.
1 гыйнвардан моңа кадәр булган дәүләт сатып алуларын алмаштырган яңа федераль контракт системасы гамәлгә керә. Хәзер түрәләр чыгымнарын бер ел алдан ук планлаштырырга тиеш. Сатып алулары 1 миллиард сумнан арта икән, бу очрак җәмәгатьчелеккә җиткерелергә, аннары "кирәкме мондый сатып алу, юкмы" икәнен киңәшләшеп, хәл ителергә тиеш.
3 миллион сумнан артык торган машина сатып алган очракта, хуҗасыннан салым алыначак. Шулай ук автомобильләр җитештерүчеләр "утиль"гә җибәргән чүпләре өчен өстәмә акча түләячәкләр, автомобильләр һаваны пычратмас өчен "Евро 5" дип исемләнгән норматив гамәлгә керде.
Россия таможнясы, товарларны исәпкә алып, аларга декларация язуны электрон рәвештә башкарачак.
Россия белән Көньяк Корея арасында чикләр ачылды. Визасыз барып кайту турындагы килешү эшли башлады.
Россиягә килгән чит ил гражданнарына биредә яшәү тәртипләре үзгәрде. Ярты елга бер тапкыр визасыз яки даими яшәр өчен рөхсәт кәгазе булмаган очракта аларга Россиядә 90 көн булырга рөхсәт ителә.
Россельхознадзор таләпләре буенча Норвегиядән берничә төр балык (сельдь, килька, тәрәч, ставрида, мойва, скумбрия) кертелү тыелды. Норвегиянең 515 экспортерының 485сенә Россиягә юл ябылды.
Бизнес өчен яңа кагыйдәләр барлыкка килде: бу РФ Пенсия фондына акча түләүгә, предприятиеләрнең табышыннан алынган салымга кагыла.
Ватаным Татарстан, 11.01.2014 ел
Мәгълүматлар Матбугат.ру сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2600
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.2600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4100
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4600
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8101
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5400
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.29700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4600
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.79400
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика