Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 ел безгә ниләр китерде?-"Әтнә таңы"

БЕР ҖӨМЛӘ БЕЛӘН Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде. Мартта «Адмирал» базарындагы коточкыч янгында 17 кеше һәлак булды, шуларның берсе - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре. Августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Казанның, Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен узып, 2019...

БЕР ҖӨМЛӘ БЕЛӘН

Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде.

Мартта «Адмирал» базарындагы коточкыч янгында 17 кеше һәлак булды, шуларның берсе - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре.

Августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Казанның, Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен узып, 2019 елда WorldSkills - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәге билгеле булды.

Сентябрьдә Кремль, Дзержинский, Театр, Батурин, Ленин бакчасы һәм Казансу яр буе аша уза торган 28 чакрым озынлыктагы велосипед юлы салынды.

22 декабрьдә Казанда иртәнге тугызда термометрлар 3,8 градус җылы күрсәтеп, рекорд куелган (моңа кадәрге рекорд: 1957 елда 2,8 градус җылы булган).

ЕЛ АЧЫШЛАРЫ

Февральдә Казан үзәгендә түләүле парковкалар эшли башлады. Сәгате - 50 сум, хезмәт өчен парковка янындагы паркоматта яки sms ярдәмендә түләргә мөмкин.

Җәй башында «Тү­бәтәй» татарча фаст-фуд челтәре эшли башлады. Түбәтәй рәвешендә ясалган алачыкларда өлеш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия, шулпа һ.б. сатыла. Ризык­ларның капларында татар әдипләренең шигырьләре һәм канатлы гыйбарәләре урын алган. Бүген шундый «Түбәтәй»ләрне Казанда, Түбән Камада һәм Болгарда очратыр­га мөмкин.

САННАРДА

13 сентябрьдә узган Президент сайлавында республика халкының 84,5 проценты катнашты. Барлык тавыш бирүчеләрнең 94,4 проценты Рөстәм Миңнехановны сайлады.

Җәй көне Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларын бөтен дөньядан 6,8 миллиард (!) тамашачы күзәткән.

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Республика буенча 144 парк һәм скверны төзекләндерергә республика бюджетыннан бер миллиард сум бүлеп бирелде.

Республикада 33 миллион 600 мең тонна нефть чыгарылган.

Гыйнварда Яшел Үзән инкассаторы Игорь Богаченко банктан 68 миллион сум урлап, 55 миллионны гына кайтарды. Суд каракны 14 елга ирегеннән мәхрүм итте.

КЕМ КИЛДЕ

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Ул аңа кадәр Роскомнадзорның Татарстан бүлеге җитәкчесе иде.

Агентлыкның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булды.

Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры булды. Элеккеге министр Артем Сидоровны Росприроднадзор җитәкчесе иттеләр.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе булды. Бушап калган министр кәнәфиенә «Химград» технополисы җитәкчесе Альберт Кәримов килеп утырды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәтен җитәкләгән Андрей Кузьминны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры иттеләр.

Президентның матбугат хезмәте дилбегәсен Андрей Кузьминның элеккеге урынбасары Эдуард Хәйруллинга тапшырдылар.

«Татмедиа»ның моңа кадәрге җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов «Татспиртпром» оешмасының техник директоры булып эшли башлады.

"Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев