Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2016 елда югалган студентның мәетен Болгар шәһәре янында тапканнар

«Сережа где же ты, ведь сегодня у тебя юбилей 20 лет, самый тёплый рассвет, а тебя все нет и нет, мы тебя все очень любим и ждём, вернись пожалуйста», - дип язган егетнең әнисе социаль челтәрдәге битендә. Сергейның беркемгә дә, берни әйтмичә югалуын беркем дә аңлата алмый. Егет Казанда, Авиацион-техник...

«Сережа где же ты, ведь сегодня у тебя юбилей 20 лет, самый тёплый рассвет, а тебя все нет и нет, мы тебя все очень любим и ждём, вернись пожалуйста», - дип язган егетнең әнисе социаль челтәрдәге битендә.

Сергейның беркемгә дә, берни әйтмичә югалуын беркем дә аңлата алмый. Егет Казанда, Авиацион-техник колледжда укыган. Студент 2016 елның 16 декабреннән бирле эзләүдә була. 7 июльдә Ямбакты авылының урман полосасында билгесез ир-атның мәете калдыклары табыла. Экспертлар үлемнең 6 ай элек булганын ачыклый. Төрле экспертиза һәм тикшерүләрдән соң вафат булучының шәхесе ачыклана, ул Әлки районыннан 20 яшьлек Сергей С. булып чыга. Хокук саклау органнарындагы чыганак белдерүенчә, егетнең тәнендә кыйнау һәм үтерү билгеләре булмый. Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбе ачыкланмаган.

Ачылган җинаять эше кысаларында, егетнең үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау эшләре бара.

Интертат.ру

Чыганак: http://www.tulachi.ru/tt/the-news-tat/item/7838-2016-elda-yugalgan-studentnyi%D2%A3-m%D3%99eten-bolgar-sh%D3%99%D2%BB%D3%99re-yanyinda-tapkannar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев