Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2016 нчы елның иң алдынгы авыл хуҗалыклары исемлегендә - Әтнә хуҗалыгы

Бүген Казанның "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. Анда хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Әлеге чарага безнең районнан 12 кеше барды. Алар арасында хакимият башлыгы урынбасары Фәрит Мансур улы Нуриев, хуҗалык җитәкчеләре, сука ярышында җиңүче...

Бүген Казанның "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. Анда хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Әлеге чарага безнең районнан 12 кеше барды. Алар арасында хакимият башлыгы урынбасары Фәрит Мансур улы Нуриев, хуҗалык җитәкчеләре, сука ярышында җиңүче Ирек Галиев, ветеран Фәйзи ага Галиев, "Шахтер" хуҗалыгы сыер савучысы Гөлнар Хисамиева бар иде.

Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар түбәндәгеләр:

Актаныш районы "Башак" ҖЧҖ (үсемлекчелектә инновацион технологияләр кертә, 200 баш тана үрчетү мәйданчыгы сафка бастырылган, 200 баш савым сыеры комплексы төзелә);

Алексеевск районы "Родина" колхозы (районда ит җитештерү буенча иң югары үсеш темпы - 105 процент, ел башыннан район буенча бер сыердан савып алынган сөт буенча иң зур нәтиҗә - 5435 кг, элиталы орлыклар җитештерү);

Арча районы "Кырлай" агрофирмасы (сатуга иң күп бәрәңге җитештерүче, бер сыердан савып алынган сөт күләме 4822 кг); Арча районы "Ак Барс" агрокомплексы ҖЧҖ (даими югары уңыш, сыерларның нәтиҗәлелеге - 5831 кг, 200 баш савым сыерына исәпләнгән комплексы үзгәртеп корыла);

Әтнә районы "Таң" авыл хуҗалыгы кооперативы (8 ай эчендә савым сыерларының нәтиҗәлелеге - 5835 кг);

Балтач районы "Татарстан" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ (үсемлекчелек буенча алдынгы позицияләр, ел башыннан районда сыерларның нәтиҗәлелеге буенча иң югары күрсәткеч - 5394 кг);

Балтач районы "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы кооперативы (узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү күләме 118 процент, мөгезле эре терлек ашатуда инновацион технологияләр);

Балтач районы "Яңа тормыш" ҖЧҖ (уртача уңыш гектарыннан 31,9 ц, 5410 т ашлык суктырылган, 8 ай эчендә савым сыерлар нәтиҗәлелеге - 5007 кг); Буа районы "Авангард" ҖЧҖ (инновацион технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә үсемлекчелектә югары нәтиҗәләр, 2 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән заманча тукландыру мәйданчыгы);

Чүпрәле районы "Цильна" ҖЧҖ (игенчелекнең югары культурасы, хуҗалык ел саен үсемлекчелек буенча иң нәтиҗәле хуҗалыклар дистәлегенә керә); Кукмара районы "Урал" авыл хуҗалыгы кооперативы (ел башыннан сыерларның аеруча зур нәтиҗәлелеге - 6991 кг, заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган);

Кукмара районы Вахитов исемендәге кооператив (нәтиҗәле азык базасы, 600 баш малга исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы төзелеше); Лениногорск районы "Лениногорская" агрофирмасы (игенчелектә дым һәм ресурсларны саклау технологияләрен актив рәвештә гамәлгә кертә); Мамадыш районы "Азык-төлек программасы" АПК" ҖЧҖ (2400 башка сөтчелек комплексы төзелеше);

Нурлат районы "Южная" агрофирмасы (шикәр чөгендерен җитештерүдә нәтиҗәлелек, тамыразыклары уңышы гектарыннан 350 ц дан артык);

Балык Бистәсе районы "Зюзино" агрофирмасы ҖЧҖ (үсемлекчелек һәм терлекчелектә яхшы эш нәтиҗәләре);

Саба районы "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ (бөртекле һәм бөртек-кузаклы культураларның уртача уңышы - гектарыннан 41,2 ц, 8 ай эчендә сыерларның нәтиҗәлелеге - 6507 кг);

Сарман районы "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖ (шикәр чөгендерен җитештерүдә нәтиҗәлелек);

Тәтеш районы "Сафиуллова Р. Г." КФХ (шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 400 ц дан артык, ике сыер торагын реконструкцияләү);

Тукай районы "Ирек" кооперативы (бөртекле һәм бөртек-кузаклы культураларның элиталы орлыкларын җитештерүдә лидерларның берсе).

http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/29/127070/ файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев