Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 ел ахырына муниципаль хезмәтләрнең 10 төре электрон форматка күчереләчәк

Балаларны бакчага кабул итү, архив белешмәләре, инвалидларга парковкаларда урыннар бирү хезмәтләре электрон форматка күчерелә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Ел ахырына кадәр Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителә торган 17 төр хезмәткә тагын 10сы өстәләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе кысаларында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр итте.
Шуларның бишесесе Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Алар - балаларны бакчага кабул итү, архив белешмәләре, инвалидларга парковкаларда урыннар бирү һәм башка хезмәтләр.
Калган 5 хезмәт идарә көче белән электрон форматка күчерелә.
Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 ел ахырына кадәр 44 төр хезмәтне электрон рәвешкә күчерү күздә тотыла. Югарыда телгә алынган министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казан халкының 23 проценты гына Россия дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм электрон хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм пароле бар.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/04/147614/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев