Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 елда Казан икътисадына 101,5 млрд сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән

Казанның тулай территориаль продукт күләме 690 млрд сум тәшкил иткән.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Казаннның тулай төбәк продукт күләме 690 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының 24 сессиясендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Бу минутларда Казан ратушасында башланып киткән утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Илсур Метшин башкала хакимиятенең 2017 елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый. Кризис күренешләренә һәм санкцияләргә карамастан, шәһәр икътисады күрсәткечләре барлык юнәлешләр буенча диярлек тотрыклылык турында сөйли, ди ул. Сәнәгать производствосы индексы 98,3 процент тәшкил иткән. 365 млрд сумлык продукция җитештерелгән.

"Ел башыннан шәһәр икътисадына 101,5 млрд сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән. Бу 2016 елга караганда 2,3 процентка күбрәк. Зур һәм урта предприятиеләр 69 млрд сум күләмендә инвестиция керткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 105 процент тәшкил итә", - диде мэр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/28/158887/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев