Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 елда Татарстанда 350 сыер торагы ремонтланды

Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының...

Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә.

Үткән вакыт эчендә әлеге программа 7,9 миллиард сум күләмендә финансланды. Бу акчалар 1,1 мең сыер абзарын, 128 машина-трактор паркын, 91 яшелчә складын ремонтлауга һәм силос-сенаж өчен 540 траншея төзергә китте.

2017 елда программага 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу акчаларга 350 сыер абзары, 10 машина-трактор паркы һәм 28 яшелчә склады төзекләндерелде. Моннан тыш, бу чаралар силос-сенаж өчен 130лап траншея казырга китте, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында.

2018 елда бу максатларга 1,8 миллиард сум акча каралган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/157181/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев