2018 елда чүп-чар яндыру заводы төзеләчәк
Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елда чүп-чар заводын өстенлекле инвестпроектлар исәбенә керткән. ТР Инвестицион меморандум Татарстан Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылган. Меморандум 2018 елда 1 трлн сумнан артык бәягә 200дән артык инвестицион проектны билгели. Исемлеккә "каты коммуналь калдыкларны термик...
Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елда чүп-чар заводын өстенлекле инвестпроектлар исәбенә керткән. ТР Инвестицион меморандум Татарстан Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылган.
Меморандум 2018 елда 1 трлн сумнан артык бәягә 200дән артык инвестицион проектны билгели.
Исемлеккә "каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру заводы" төзелеше кертелгән. Татарстан Яшел Үзән районында калдыкларны юкка чыгару буенча заводны «АГК-2» компаниясе төзиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев