Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елда Россиядә парфюмериянең бәясе ике тапкыр артырга мөмкин

Экспертлар ышандыруынча, парфюмерия җитештерүчеләрнең күпчелеге акциз салымын түли алмаячак. (Казан, 18 август, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә парфюмерия-косметика продукциясе 1,5-2 мәртәбә кыйммәтләнергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, бәясе арзан товарларга кагылачак, дип яза «Известия». Бу - әлеге категориягә кергән продукция җитештерүчеләргә акциз салымы кертү (җитештерүчеләр тарафыннан сатып алынган этил спиртының...

Экспертлар ышандыруынча, парфюмерия җитештерүчеләрнең күпчелеге акциз салымын түли алмаячак.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә парфюмерия-косметика продукциясе 1,5-2 мәртәбә кыйммәтләнергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, бәясе арзан товарларга кагылачак, дип яза «Известия».

Бу - әлеге категориягә кергән продукция җитештерүчеләргә акциз салымы кертү (җитештерүчеләр тарафыннан сатып алынган этил спиртының бер литры өчен 523 сум күләмендә) ихтималы белән бәйле. РФ Финанс министрлыгы Салым кодексына тиешле төзәтмәләр кертте. Финанс министры урынбасары Илья Трунин фикеренчә, бу - этил сипртын тиешсез максатларда кулланучы намуссыз җитештерүчеләрнең икътисади кызыксынучанлыгына чик куярга мөмкинлек бирәчәк.

Әмма ведомствоның тәкъдиме белән бөтен кеше дә килешми. Экспертлар ышандыруынча, парфюмерия җитештерүчеләрнең күпчелеге акциз салымын түли алмаячак. Башлангыч хисаплаулар буенча, бер предприятиегә салым түләү өчен елына 6 миллиард сум акча таләп ителергә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта да оешмаларны тикшерергә һәм ялган продукция җитештерү буенча законсыз эшчәнлеккә чик куярга мөмкинлек бирә торган нормалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев