Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра

Үзәк банк ышанычлы җирдә: дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортлардагы банкоматлардан файдаланырга киңәш итә. (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра, дип яза «КоммерсантЪ» хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама ясап. Җирле банклар белән таныш булмаган турситлар күпләп килгән вакытта...

Үзәк банк ышанычлы җирдә: дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортлардагы банкоматлардан файдаланырга киңәш итә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кырыгалдарлар ялган банкоматлар урнаштыра, дип яза «КоммерсантЪ» хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама ясап.

Җирле банклар белән таныш булмаган турситлар күпләп килгән вакытта хәл тагын да кискенләшә. Россиялеләр, кагыйдә буларак, бер үк банкоматтан файдалана һәм алар шикле тоелган җайланмага якын килмәячәк. Туристларга исә ялган банкоматны чыныннан аеруы кыен.

Үзәк банк куркынычсыз җирләрдә - дәүләт учреждениеләре, банк бүлекләре, зур сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортларда урнаштырылган банкоматлардан файдаланырга киңәш итә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156944/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев