Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елгы Дөнья чемпионатында Казанда Җанатарлар фестивале паркы 25 мең кеше сыйдырачак

Җанатарлар фестивале футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчын үткәрү көнендә ачылачак. (Казан, 4 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында "Казан" Гаилә үзәгендә футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында Җанатарлар фестивален үткәрү өчен мәйданчык төзелә. Биредә берьюлы 25 мең кеше була ала. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың яшьләр...

Җанатарлар фестивале футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчын үткәрү көнендә ачылачак.

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында "Казан" Гаилә үзәгендә футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында Җанатарлар фестивален үткәрү өчен мәйданчык төзелә. Биредә берьюлы 25 мең кеше була ала. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

"Бу уратып алынган территория булачак. Берьюлы 25 кешене сыйдырачак. Чемпионат үткәрелү вакытында бу мәйданчыкта 1 млн чамасы кеше булыр дип көтәбез. Анда берничә зона булачак. Төп зона - матчлар карау өчен булачак. Бу территориядә футбол буенча Дөнья чемпионатының барлык матчлары күрсәтеләчәк. Шулай ук төрле күңел ачу чаралары, туклану зонасы булачак", - дип сөйләде спикер.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/04/159183/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев