Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда хезмәт стажы турындагы кәгазь документлар гамәлдән чыгарга мөмкин

Кәгазь документлар урынына электрон документ әйләнеше булачак.

Россиялеләргә 2020 елдан дәүләт хезмәтләре алганда хезмәт стажын кәгазь документлар белән расларга кирәк булмаячак. Бу турыда РФ вице-премьеры Татьяна Голикова әйтте, дип яза РИА Новости.

«Төзәтмәләр киләсе ел башыннан хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы документларны кәгазьдә тапшыру өчен мәҗбүри булган исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Хәзер гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап кәгазьдә документлар тапшырырга туры килмәячәк, бу электрон документ әйләнеше булачак», - диде Татьяна Голикова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194358/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев