Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда районда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде

Район ЮХИДИ бүлегеннән алган мәгъләматларга күз салсак, 2020 елда районда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде.

- 2020 елда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде, шулай да 17 кеше зыян күрде. Матди зыян - 109. юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - дистанцияне сакламау һәм ян арасындагы интервалны үтәмәү. Моннан тыш һәлакәтләргә артка таба хәрәкәт итә белмәү дә сәбәпче.

2020 елда барлыгы 2091 беркетмә төзелде. Шуларның 35 машина йөртүчегә исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен, 393е куркынычсызлык каешларын эләктермәүчеләр,  штрафын вакытында түләмәгән өчен 205 беркетмә төзелде. Шулардан 12 гражданга административ арест билгеләнде, ә калганнарына штраф күләме ике тапкырга арттырылды, - дип хәбәр итә районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев