Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 550 млрд сум акча биреләчәк

Программаны тормышка ашыру кысаларында поликлиниканы, хастаханәләрне һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен яңа техника белән җиһазларга мөмкин булачак.

РФдә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына өстәмә рәвештә 550 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.

"1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы эшли башлаячак, сырхауханәләрне, хастаханәләрне, "ашыгыч ярдәм"станцияләрен ремонтларга һәм җиһазландырырга кирәк булачак», — дип билгеләп үтте Президент һәм Программаны финанслауның 90% — федераль ресурслар, дип өстәде. 

Шулай ук РФ Президенты "2020 елда илдә фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелеше төгәлләнәчәк," - дип искәртте.

«Әмма бу ФАПлар белән барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел. Аларның эшенең мәгънәсе-белешмә һәм юлламалар алдыру, кешеләрне район үзәгенә озату. Урыннардагы белгечләрнең кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш: заманча җиһазлар һәм тиз йөрешле Интернет куллану", - дип ассызыклады Путин.

Файдаланган чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/15-01-2020/na-modernizatsiyu-pervichnogo-zvena-zdravoohraneniya-v-2020-godu-vydelyat-550-mlrd-rubley-5716304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев