Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда Татарстанның барлык районнары да гериатрия кабинетлары белән тәэмин ителәчәк

Республикада өстәмә рәвештә өлкәннәрне кабул итү өчен 37 кабинет ачу планлаштырыла.

Агымдагы  елда Татарстанның барлык районнарында да өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү өчен кабинетлар эшләячәк. 37  кабинет ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Моннан тыш, быел социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ пенсионерларның кимендә 12% ын өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытлы карау системасы белән колачлау планлаштырыла. Бу  - 2,7 мең кеше.

"Без 2020 елда бу эш нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшырыр,  дип өметләнәбез. Һәм без тормыш дәвамлылыгы буенча билгеләнгән индикаторларны да үтәячәкбез. Шуңа бәйле рәвештә, безнең оешмаларның профессиональ составы да артачак", - дип билгеләп үтте докладчы.

Татарстанда  бу эш «Өлкән буын гражданнарына (өлкән буын) системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру» төбәк проектын, «Демография» милли проектын, шулай ук «Гериатрия»профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/11-03-2020/v-2020-godu-vse-rayony-tatarstana-budut-ohvacheny-geriatricheskimi-kabinetami-5728253 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев