22 айда отышлы санала
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында терлекчелеккә багышланган җыелыш уздырды.
"Терлек азыгында энергия алмашы 10 М/Дж чамасы булырга тиеш". - Казанда үткән махсус укуларда чит ил белгече әнә шулай дигән. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белдерде. Ә бездә силос 10,8 М/Дж булса да, сенажныкы 8 М/Дж генә. Ни өчен аз? Идарә җитәкчесе фикеренчә, терлек азыгын "картайгач" кына җыеп алабыз.
- Аннан соң, бозауны сыер астына тыгып, аның күпме сөт эчкәнен белеп булмый. Бозау дөньяга килгәннең беренче сәгатьләрендә олырак сыерның сөтен савып эчертү кирәк, - дигән фикердә ул.
"Ветстанция" җитәкчесе Марсель Гарипов та махсус укуларда катнашкан. Анда да чит ил белгече: "22 айлык терлектән бозау алу - отышлы, ә инде 28 ай тирәсенә калса, икътисадый яктан зыянлы вариант", - дигән. Ә бозауга сөт эчертүгә килсәк, билгеле бер вакыттан соң "ЗЦМ"га, ягъни, сөт алыштыргыч матдәгә күчүне өнәмәгән. Хәтта бракка чыгарылган сөт эчертү дә яхшырак санала икән. Район башлыгы исә, тана бозауларга дигән сөтне, үгез бозаулар исәбен киметеп тә бирергә мөмкинлеген искәртте. "Гомумән, тана бозауларны аерым җыю кирәк", - дип саный. Монда шуңа игътибар итү мөһим - чит ил белгечләре фикеренчә, терлекне каплатканнан соң интенсив ашатырга кирәк икән.
Ветстанция җитәкчесе санитар икеайлык кысаларында хуҗалык территорияләрен терлек калдыклары һәм төрле үләксәләрдән чистартырга чакырды. Тагын бер проблема - үләксә базларын, билгеләнгән финанслар нигезендә, тиешле дәрәҗәгә җиткерү бурычы тора. Моңа Габделәхәт Хәкимов та басым ясады:
- Хәзер штрафлар бик зур: контроль органнары эшләүчеләрдән күбрәк, - диде.
Һәркем аңларлык аксиома: сөтнең сыйфаты терлек азыгына бәйле. Бу уңайдан катнашучылар махсус видеофильм карадылар. Чапкыч, "Ворошилка", "Плющилка" һәм аларны дөрес куллану турында сүз барды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.2900
-
6 март 2021 - 15:09Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән Агымдагы елның ике аенда республикада ковид йоктыруның 4,7 меңгә якын очрагы теркәлгән.2000
-
6 март 2021 - 12:15Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.3900
-
6 март 2021 - 11:30Шахмат башны эшләтә Әлеге уен турында сүз чыкты исә, белдекле, «башлы» булып күренергә теләүчеләр әнә шулай дип кырт кисәләр.4800
-
6 март 2021 - 10:09Ут белән саксыз эш итү - янгынның иң таралган сәбәпләренең берсе Хөрмәтле Әтнә районы халкы!3400
-
6 март 2021 - 08:00Һава торышы - комфортлы Нинди була икән ул комфортлы һава торышы дисездер.3600
-
5 март 2021 - 20:006 мартка һава торышы һәм ай календаре 6 мартка һава торышы һәм ай календаре.8900
-
5 март 2021 - 18:30Волейбол ярышы узды 4 март көнне Әтнәдә- Саба(Шәмәрдән),Балтач,Арча,Теләче,Кукмара,Әтнә районнары арасында 2005 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшьтәге кызлар командалары Әтнә районы беренчелеге волейбол ярышында көч сынашты.10001
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
5 март 2021 - 16:15Патриотлык рухы Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә укучы балалар иҗаты нигезендә патриотик рәсемнәр бәйгесе оештырганнар.3000
-
5 март 2021 - 15:10Гармун кечкенә булса да Булатны беренче тапкыр Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертында күрдем12000
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?14300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.5700
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3600
-
6 март 2021 - 15:40"Әтнә ташбашы" Разил МөхәммәтҗановБүген Олы Әтнә авылы плотинасында мәдәният бүлеге "Әтнә ташбашы" дип исемләнгән балыкчылар ярышы уздырды.2000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.64400
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесе Түбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.32000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика