24 ел буена бозылмыйча торган бургер
McDonald’s вәкилләре ике дистә ел ятып та бозылмаган бургер турында аңлатма биргән.
АКШта яшәүче хатын 1996 елда сатып алган бургерны бүгенге көнгә кадәр саклаган. Фастфуд бөтенләй үзгәрмәгән диярлек: кабартма кипмәгән, ите черемәгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
TikTok челтәрендә @aly.sherb никлы кулланучы 24 ел буена аяк киеме тартмасында сакланган бургер төшерелгән видео тараткан иде. Аның савытында 1996 ел дип язылган. Бу хатын бургерны узган гасырда ук сатып алуын әйтә.
McDonald’s матбугат хезмәте бу хәлгә аңлатма биргән. Шулай озак саклану ризыкның сыйфатына һәм саклау шартларына бәйле. Әгәр ризык коры, анда микроорганизмнар башта ук бик аз яки бөтенләй булмаса, бактерияләр һәм күгәрек үсми, ризык бозылмый.
«Әгәр яхшылап карасаң, видеодагы ризыкларның кибүе күренә, анда дым юк, ягъни бургер «алган көндәге кебек үк түгел», дигән оешма вәкилләре.
McDonald’s матбугат хезмәте белешмәсе буенча, алар ризыкларын санитария таләпләренә тулысынча җавап бирә торган азык-төлектән ясый, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев