Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 елдан соң... армиядән кайткан (алай да була)

1992 елны Удмурт Республикасында яшәүче егет Латвиядәге армия хезмәтен тәмамлап, өенә кайтып килгән. Әмма поездда аны кемнәрдер бик нык кыйныйлар һәм ул хәтерен югалта. Шулай итеп аңа өенә кайту насыйп булмый, дип яза ТATPRESSA.RU. Туганнары Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәләр, әмма эзләү эшләре уңай нәтиҗә бирми. Шулай итеп, 2006 елны...

1992 елны Удмурт Республикасында яшәүче егет Латвиядәге армия хезмәтен тәмамлап, өенә кайтып килгән. Әмма поездда аны кемнәрдер бик нык кыйныйлар һәм ул хәтерен югалта. Шулай итеп аңа өенә кайту насыйп булмый, дип яза ТATPRESSA.RU.

Туганнары Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәләр, әмма эзләү эшләре уңай нәтиҗә бирми. Шулай итеп, 2006 елны суд тарафыннан ул вафат дип игълан ителә.

Ә 24 ел узгач, туган авылына кайтып төшә. Бу чорда ул Абхазиядә, Виталий буларак яшәгән. Ә бер ел элек авариягә эләккән һәм шуннан соң үзенең кем булуын искә төшергән.

Полиция хезмәткәрләре аның шәхесен аныклау буенча күләмле эш башкарганнар. Ниһаять, күптән түгел, аңа Россия Федерациясе паспорты тапшырганнар.

Фото: Удмурт Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы пресс-хезмәтенеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев