Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 ел эчендә Дәүләт торак фонды татарстанлылар өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән

25 ел эчендә Дәүләт торак фонды татарстанлылар өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән.

Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Бу вакыт эчендә ул 170 мең 595 фатир төзергә өлгергән.

Аларда яшәүчеләр саны Чаллы халкы белән чагыштырырлык. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Фонд 4 мең 970 фатирлы 130 йорт төзергә планлаштыра.

1995 елдан 2005 елга кадәр барлыгы 48 мең 576 гаилә тузган фондтан яңа фатирларга күчкән. 2005 елдан 2020 елга кадәр социаль ипотеканың ташламалы шартлары буенча 122 мең 19 гаилә торак шартларын яхшырткан. Социаль ипотека килешүе төзелгәннән соң туган һәр балага күчерелә торган субсидия күләме 200 мең сум тәшкил иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев